Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Поэтический час «Ул – безнең якташ, ул – безнең горурлык» («Он-наш земляк, он-наша гордость!»).

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф. Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.

             Китапханәдә Сарсаз-Баграж мәктәбенең 6, 9 сыйныф укучылары белән М.Әгъләмов иҗаты буенча «Ул – безнең якташ, ул – безнең горурлык» дип аталган шигъри сәгать узды. Балалар өчен язылган «Без, без, без идек» җыентыгыннан шигырләрен укыдык, иҗаты белән таныштык.