День народного единства. День информации – «Россия көче – бердәмлектә» («В единстве – сила России»).
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Китапханәдә балалар белән «Россия көче – бердәмлектә» дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.