Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Настольные игры «Черное-белое».

Шашка уены бик борынгы уен санала. Яшенә, сәламәтлегенә карамастан бу уенны һәрбер кеше уйный ала. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә. Шашка уйнау балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә.

Көзге каникул вакытында, балаларның ялын күңелле оештыру максатыннан шашка буенча ярыш үткәрдек.