Информационный час – «Интернет: кызык, файдалы, куркынычсыз» («Интернет: интересно, полезно, безопасно»).
Бүгенге көндә яшәешебез яңа заманча технологияләргә бәйле. Кәрәзле телефоннарны, компьютерны, ноутбукны, планшетны һәм башка гаджетларны кечесеннән алып өлкәненә кадәр үзе белән йөртә; өйдә, эштә, укуда, мәктәптә, кибеттә куллана. Җәмәгать транспортында барганда да һәркемнең кулында телефон, колагында колакчын күренә, кечкенә сабыймы яки яшүсмерме, аларның заман технологиясеннән аерылгысыз булуы гадәти күренешкә әйләнде. Һәркем интернетта хәзер. Шул рәвешле тормышыбызны интернет һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма шундый сораулар туа: интернет кешенең дустымы әллә инде дошманымы? Ул яшь буынга хәвеф яныймы? Шул турыда китап укучы дусларыбыз белән китапханәдә мәгълүмат сәгате үткәрдек.