Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

“Әйлән-бәйлән” фестивале.

Агымдагы ел Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан, авыл мәдәният йортлары арасында “Әйлән-бәйлән” фестивале башланды. Бу фестивальдә сарсазбагражлылар “Ару җәшик, туганнар” дип аталган Изге Покрау йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр.

            Покрау бәйрәме керәшен халкы өчен изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмгә кадәр бакча эшләре бетә, йорт-җир тәртипкә китерелә. Ул эшләр беткәч, 14 октябрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне бакча нигъмәтләре - балан, кәбестә, кишер, кабак, чөгендердән төрле пироглар пешерелә. Халык бер-берсенә кунакка йөрешә башлый, туйлар башлана.

            Фестивальдә йоланың барлык күренешләре дә күрсәтелде. Бәйрәмнең төп символы – ул мич. Мичтә пешкән пироглар гына иң тәмлесе булып санала. Әби белән бабай бәйрәмгә пич агарталар. Алар янына тәмле пироглар ашарга балалар керә. Балаларга әби Покрау бәйрәме, элеккеге йолалар турында сөйли, соңрак өлкәннәр кушыла. Һәрбер күренеш җыр-бию белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә керәшен халкының җырларын җырладылар, кичке биюләрне искә төшерделәр. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрен җыр белән башкардылар. Шунысы куанычлы, җырларыбызны дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Алар керәшен җырларын бик матур башкардылар. Кичә дә Сарсаз-Баграж мәктәбендә оештырылган “Сандугач” балалар ансамбле (җитәкчесе – Петр Петрович Утяганов) һәм мәдәният йортында эшләп килүче “Баграж буйлары” ансамбле (җитәкчесе – Алексей Петрович Герасимов) катнашты.