Уен-фест «Бергәләп уйныйк».
24 август көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе райондагы китапханәчеләр арасында уза торган «Uen fest» фестивалендә катнашты. Чара уенның нәрсә икәнен аңлату белән башланып китте. Уеннар – милләтебезнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Димәк ки, уеннарның күбесе халкыбызның шигърият хәзинәсе һәм алар халыкның сүз сәнгатен өйрәнү өчен дә нигез була ала. Уеннарның күбесе – хәрәкәтле уеннар.
Кечкенә тамашачылар белән бергәләп нинди уеннар бар икәнлеген барладык, сорауларга җавап эзләдек. Балалар «Ачык авыз», «Утыр, утыр, Мәликә», «Казлар-аккошлар», «Нардуган», «Елан» уеннарын уйнадык. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Уен вакытында җәза алучылар чәчәкләргә язылган сорауларга җавап таптылар.