Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Литературный час - «Шук бабай» 90 лет со дня рождения детского поэта, лауреата премии им. Абдуллы Алиша Хакимзяна Шаяхметовича Халикова (1933 – 2002)

Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан балалар белән «Шук бабай» дип аталган әдәби сәгать үткәрдек, шигырьләре белән таныштык.

Беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1960 елларда басыла. Халиков балалар өчен төрле жанрларда яза: санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр. Халиков мәңгелек кыйммәтләр, кеше яшәешенең төп закончалыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, яхшылыкның яманлыктан өстен булуы, бәхет турындагы уй-хисләрен образлы һәм эмоциональ рәвештә, балалар аңларлык формада үзенең яшь укучысына җиткерә белә. «Йолдызлар ничәү?» (1969), «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Эшләпәле дуслар» (1976), «Конфет агачы» («Конфетное дерево», рус теленә тәрҗемәдә, 1977), «Иң шатлыклы көнем» (1983), «Канатлы мәче» (1989), «Зиһен ачкычлары» (1993), «Сакчы күркә» (1997), «Сакаллы малай» (2002), «Иң гадел дус» (2005), «Канатлы куян» (2007) җыентыклары авторы.