Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Встреча нового года. Развлекательно-игровая программа «Яңа ел тылсымлы бәйрәм» («Новый год - это волшебный праздник»)

«Яңа ел тылсымлы бәйрәм».

29 декабрь көнне Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Яңа елга багышланган чара узды. Тамашачыларга авыл активистлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театраль тамаша күрсәтелде. Бәйрәм кичәсендә төрле уеннар матур җырлар белән үрелеп барды. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, Убырлы, Почтальон Печкин, урман кунаклары Куяннар да килде. Бәйрәмнең икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бер уйнаучы да бүләксез кайтып китмәде. Халык рәхәтләнеп ял итте.