Информационный час «Язучы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйть Хәбибуллинның тууына 95 ел»
Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1971 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары район газетасында 1950 еллардан күренә башлый. Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара. Сиксәненче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» һәм борынгы төрки халыкларның тарихына багышланган «Кубрат хан» («Казан утлары», 1984, 8-10 нчы саннар) романнары аның зур иҗади мөмкинлекләре хакында сөйли. М. Хәбибуллин көндәлек матбугатта басылган яисә радио, телевидение аша яңгыраган публицистик мәкаләләре һәм чыгышлары белән дә укучыларга яхшы таныш. 1978 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. М. Хәбибуллин - 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены. Шул уңайдан китапханәдә М. Хәбибуллин китапларыннан күргәзмә оештырылды һәм китап укучылар белән мәгълүмат сәгате үткәрелде.