Книжная выставка «Шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел» («120 лет со дня рождения поэта Ахмата Ерикая (1902 – 1967)»)
"Шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел".
Татар совет поэзиясендә җырчы шагыйрь буларак танылган Әхмәт Ерикәй (Әхмәт Фазыл улы Ерикиев) 1902 елның 16 декаберендә хәзерге Башкортстан АССРның Көньяк Урал таулары арасында урнашкан Өлкенде дигән кечкенә генә авылда ярлы крестьян гаиләсендә туа.
Бөек Ватан сугышы елларында Ә. Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза. Сугыштан соң 1945—1950 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшли, илебезнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ике тапкыр (1946 һәм 1950 елларда) СССР Верховный Советына депутат булып сайлана. Иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге өчен ул Совет хөкүмәте тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы чорда шагыйрьнең иҗат активлыгы тагы да арта. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, публицистик мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Аның бер-бер артлы китаплары басылып тора (1983 елга кадәр татар, рус һәм башка телләрдә шагыйрьнең эреле-ваклы алтмыштан артык китабы дөнья күрә). Ләкин бу бай әдәби мирасның вакыт сынавын үтеп, авторын үзенчәлекле шагыйрь итеп таныткан өлеше — кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә бик еш мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге көнгә кадәр татар һәм башка милләт композиторлары тарафыннан шагыйрь сүзләренә өч йөзгә якын көй язылган. Аларның иң яхшы дигәннәре, заман сынавын үткәннәре, 1982 елда аерым китапка тупланып, «Ике йөз җыр» исеме белән кабат басылды. Ә. Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Шул уңайдан китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.