Урок доброты в рамках декады инвалидов «Йөрәгеңне игелеклелеккә өйрәт» («Научи свое сердце добру»)
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көнен кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Йөрәгеңне игелеклелеккә өйрәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә янында китап укучылар белән мәрхәмәтлелек дәресе уздырыла. Китап укучылар чәчәк таҗларына матур сүзләр язып куялар.
Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Ф. Яруллин, К. Шафикова, Р. Шәрипов китаплары урын алды. Алар арасында шигырьләр язучы авылдашыбыз Андрей Кузьминның шигырь китабы да бар. Шулай ук совет чорының классик язучысы Н.Островскийның "Как закалялась сталь", А. Лихановның "Солнечное затмение" әсәрләре укырга тәкъдим ителә. Бу китаплар безгә башкалар дөньясын ача. Мондый әдәбият дөньяны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Күргәзмә 1-10 декабрь көннәрендә эшли.