Выставка-беседа. Всемирный день борьбы со СПИДом (1 декабря). «Бояться не нужно, нужно знать!»
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне.
1996 елда медицинада беренче тапкыр ВИЧка каршы АРВТ (антиретровирус терапиясе) препаратлары кулланыла башлады. Хәзерге вакытта бу исемлектә 20дән артык дару исәпләнә. Алар вируска кеше организмында үрчергә ирек бирми, дәвалана башлаганнан соң, организмда вирус саны кими, кешенең иммунитеты күтәрелә һәм элекке хәленә кайта ала. Бу – ВИЧ инфекцияле кешегә яшәвен дәвам итәргә мөмкинлек туа дигән сүз. Әмма бүгенге көнгә кадәр әлеге вируска каршы вакцина уйлап табылмаган әле.
ВИЧ – грипп вирусыннан 200 тапкырга катлаулырак һәм нык үзгәрүчән. Хәзергә әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер һәм дөрес юлы – вирусның таралу юлларын белү һәм кешеләрнең тәртипле тормыш алып барулары. ВИЧ-инфекциянең кеше тормышы өчен шулкадәр куркыныч һәм аны йоктыру өчен бер ялгыш адым да җитүен бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш; ВИЧка каршы чараларның иң үтемлесе – гаиләдәге тыныч, җылы мохит. Ул баланың зур тормышка аяк басканда ялгышлар җибәрмәвенә ныклы нигез булып тора.
Шул уңайдан китапханәдә «Куркырга кирәк түгел, белергә кирәк» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә янында китап укучылар белән әңгәмә оештырылды.