Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Познавательный час «Әни – кадерле сүз» («Мама – слово дорогое»)

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул - әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә - әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә - әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә - әни.

Әни сүзе (З.Туфайлова)

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.