Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Лирон Хәмидуллинга 90 яшь»

Тәрҗемәче һәм проза әсәрләре авторы Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 10 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Кошки районы (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде класс белемне туган авылында һәм Оренбург өлкәсендәге Иске авыл мәктәбендә ала.
Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлый. Аның тимер юл транспорты эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы (1968) һәм «Дала иртәсе» дигән повесте (1971), укучылар тарафыннан җылы каршы алынып, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәягә очрый. Җитмешенче еллардан башлап, исә язучы үз иҗат эшчәнлегенең икенче тармагы булган әдәби тәрҗемә өлкәсенә, бигрәк:тә төрки телле әдәбиятларны тәрҗемә итүгә игътибарын күбрәк юнәлтә. Аның тәрҗемәләре арасында казакъ совет язучысы Ә. Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» исемле ике повесте (1974), күренекле үзбәк прозаигы Ә. Мохтарның «Чинар» дигән романы (1976), казакъ әдәбияты классигы Абайның проза әсәрләренең тәрҗемәсе (1981) үзләренең профессиональ югарылыкта эшләнүе белән аерылып торалар. Л. Хәмидуллинның милли әдәбиятлар арасындагы элемтәләрне ныгыту юнәлешендә алып барган әдәби-практик эшчәнлеге дә игътибарга лаек. 1983—1984 елларда Л. Хәмидуллин күренекле белорус әдибе Василь Быковның Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан ике повестен («Обелиск», «Дожить до рассвета») тәрҗемә итте. Л. Хәмидуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Китапханәдә Лирон Хәмидуллин иҗаты буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Әсәрләре белән таныша аласыз. Рәхим итегез!