Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Выставка – беседа «Наш выбор – здоровье и жизнь» (о вреде наркомании)

Наркомания ул замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап - алардан кискен төстә баш тарту. Россиядә наркотиклардан ел саен бик күп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән «экспериментлар ясауга» гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны «текә» тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, китапханәдә «Без сәламәтлек һәм тормышны сайлыйбыз» исеме астында китап күргәзмәсе булдырылды. Китапханәгә йөрүче үсмерләр белән күргәзмә янында әңгәмәләр оештырылды. Күргәзмәдә наркомания һәм эчүчелек буенча китаплар бар.   Китаплар белән танышырга, үзегез өчен файдалы мәгьлүмат алырга китапханәдә көтәбез.