Информационный час «Конституция – Татарстанның төп законы»
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Шул уңайдан китапханәдә «Конституция – Татарстанның төп законы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. «Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы» дип аталган китап күргәзмәсе белән танышу оештырылды.