Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китап укучылар конференциясе. Юныс Сафиуллин «Әллә өйләнергә инде?»

Чираттагы китап укучылар конференциясе Юныс Сафиуллинның «Әллә өйләнергә инде» комедиясе буенча фикер алышуга корылды. Китапханәче укучыларны аның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды.

Ю. Сафиуллин исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Үткән гасырның җитмешенче елларында драматургияга килгән авторның «Әллә өйләнергә инде?..», «Ни булган бу ирләргә?», «Алмазбулат», «Ләйсән ире Хәсән», «Пар канат», «Идегәй», «Йөзек һәм хәнҗәр» кебек пьесалары бар.

Ю. Сафиуллинның «Әллә өйләнергә инде?..» комедиясе үз вакытында театр сәхнәләрендә уңыш белән бара. Әлеге пьесада яшәешкә шактый тирән үтеп кергән мещанлык, башкалар хисабына яшәү, байлык артыннан куу кебек күренеш-сыйфатлар тәнкыйтьләнә. Җыентык исеменә үк чыгарылган «Әллә өйләнергә инде?..» комедиясендә, Әхмәт исемле 32 яшьлек егетне өйләндерү мәсьәләсенә бәйле, ике төркем арасында комедиячел конфликт оеша: һәркай-сы егетне үзләре теләгән кызга өйләндерергә тели. Пьесада укучы-тамашачы-ның игътибары, билгеле инде, кәләшлеккә кандидатлар булган Лена белән Гөллигә юнәлтелә. Рәисәнең сеңлесе Лена—җилбәзәк кыз, әлегәчә күбрәк апасы хисабына яшәп, ул киләчәге турында әллә ни уйланмый да. 18 яшьлек Гөллине исә драматургның яратып, үз итеп сурәтләве сизелеп тора. Яшь булуына карамастан, аш-суның рәтен белә, рухи сафлыгы, күңел матурлыгы белән ул Әхмәтнең игътибарын җәлеп итә.

Комедиянең төп герое булган Әхмәт вакыйга-күренешләрдә билгеле бер үсеш-үзгәреш кичерә. Баштарак ул шактый беркатлы, ваемсыз, үзен теләсә ничек алдаларга, түбәнсетергә юл куючы буларак күренә. Әмма болар тышкы чагылыш кына икән. Әлеге тыйнак, оялчан егет матур яклары белән ачыла. Ул тырыш, булдыклы, гадел, башкаларга ярдәмчел һәм гаять ихтирамлы. Үзе әйткәнчә, «таш белән бәргәнгә аш белән генә җавап кайтаручы» егет нәкъ менә әхлакый сыйфатлары белән хөрмәт уяткан Гөллине үзенең яры итә.

Китап укучылар  күргәзмәдән моңа кадәр укымаган әсәрләрен теләп алдылар. «Китапханә бер- беребез белән аралашу урыны. Без монда рухи азык алабыз.  Шушындый җанлы, эчтәлекле чаралар ешрак булсын, китапханә яңа китаплар белән баетылсын » дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.