Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Сүрелмәсен иҗат ялкыны» очрашу

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Сүрелмәсен иҗат ялкыны» дип исемләнгән Яр Чаллы шәһәре язучылары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллиналар белән очрашуда катнаштык. Рушания Гыйләҗева - «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Тылсымлы каләм» конкурсы җиңүчесе, биш китап авторы. Роза Хәмидуллина - Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәләр челтәре әдәби-туган якны өйрәнү музее һәм «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Яр Чаллы язучылары» биобиблиографик күрсәткечләр сериясен төзүче, «Китапханә сәхнәсе» китаплары авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Очрашу бик күңелле узды.