Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Тематический вечер «Көзнең алтын яше» («Возраст осени прекрасной»)

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында, өлкәннәр белән чәй табыны артында очрашу булды. Әби-бабайларыбыз яшь чакларын искә төшереп җырлап-биеп тә алдылар. Мальцева Анна әби 7 класста укыганда ятлаган шигырен сөйләп барыбызны да шаккатырды, ә Мартемьянов Владимир бабай яшьлектә уйнаган көйләрен уйнап әбиләрне биетте. Бәйрәм белән котлап Григорьев Николай Петрович матур җырларын башкарды.