Экскурсия - знакомство «Библиотека – волшебное место, где книгам не скучно, где нам интересно»
Мәктәптә укучы балалар өчен «Китапханә белән танышу» дигән гадәти булмаган кызыклы дәрес үткәрдек. Балалар бик мавыгып китапханә, китап турында белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклашты, үзләренең яраткан әкиятләрен исләренә төшерде, китапханәдәге тәртип кагыйдәләре белән танышты. Хәзер инде укучылар ничек китапханәгә язылырга, абонемент белән уку залының аермасын, китаплар ничек «яшәгәнен» төгәл беләләр. Китапханә – ул сине якты йөз белән каршы алучы, төрле сорауга җавап табарга ярдәм итүче җылы өй. Китапханәче буларак, мин үземнең һәрбер сүзем белән сабыйларга шуны аңлатырга тырыштым.