Познавательный час «Икмәк – кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек нигезе» («Хлеб – символ жизни, здоровья и благополучия человека»).
Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар. Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны карап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә. Шуннан соң гына икмәк пешерәләр. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора.
Икмәк иң кадерле, иң изге нәрсәләрнең берсе. “Хезмәтнең тире - ачы, җимеше татлы”, дип әйтүләре юкка түгелдер. Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юктыр дөньяда. Шуның өчен икмәкнең валчыгын коймаска, ипине ташлап калдырмаска кирәк.
Икмәкнең кадерен белегез! Китапханәдә икмәкнең кадере турында «Икмәк – кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек нигезе» дип аталган уку сәгате үткәрелде.