«Ялчыгол хәзинәсе - халкыбыз мирасы» фәнни-гамәли конференция
16 сентябрь көнне, китапханәче Имәнлебаш мәдәният йортында үткәрелгән «Ялчыгол хәзинәсе - халкыбыз мирасы» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул районда тугызынчы мәртәбә оештырылды. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол – үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Ул Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле. Ялчыгол заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, аннан шактый юллар узып, Зәй елгасы буена кайтып төпләнә. Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балаларга белем биреп, халыкны агарта, табиблык итә, тарихны өйрәнә, китаплар яза.