Книжно-иллюстрационная выставка «Славян язуы һәм аны булдыручылар» («Славянская письменность и ее создатели»)
24 май - Кирилл һәм Мефодийның фидакарь хезмәте белән барлыкка килгән славян язуы – чын мәгънәсендә гомумкешелек казанышы булып тора. Бу вакыйга – борынгы заманда славян халыкларына «кириллица» әлифбасын бүләк итеп, хәзерге язмага, мәдәни һәм рухи бердәмлеккә нигез салган бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә «Славян язуы һәм аны булдыручылар» дип аталган күргәзмә янында китап укучылар белән әңгәмә оештырылды.