Әдәби сәгать «Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел»
Китапханәдә Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үтте. Балалар белән Г. Тукайның китаплары буенча фикер алыштык, сорауларга бергләп җавап эзләдек, әкиятләрен искә төшердек, шигырьләрен кычкырып укыдык. Соңыннан балалар Габдулла Тукай китапларын өйгә дә укырга алып киттеләр.