Акция «Җир - безнең уртак йортыбыз»
Авыл кешесе өчен яз гомер-гомергә мәшәкатьле чор. Кар астыннан баш калкыткан чүп-чар да күзгә чалына, көздән чабылмый, чистартылмый калган үләннәр дә пәйда була. Быел да авылда яз җитү белән өмәләр оештырыла башлады. Бу эштән Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләредә читтә калмый. Чираттагы өмә вакытында мәдәният йорты территориясе тәртипкә китерелде.