Конкурс – фестиваль «Китапханәдә - театр»
Агымдагы елда Зәй китапханәләре арасында "Китапханәдә - театр" дип аталган конкурс-фестиваль бара. Бу фестиваль кысаларында Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе тамашачылар игътибарына Габдулла Тукайның "Су анасы" һәм Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәген" тәкъдим итте. "Сертотмас үрдәк" курчак спектакле буларак, ә "Су анасы" сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Бу ике әкиятнең дә тәрбияви яктан әһәмияте бик зур: рөхсәтсез кеше әйберенә кагылырга ярамау, артык күп сөйләшмәү. Шушылардан чыгып һәрберебез дә үзебезгә нәтиҗә ясадык.
Балалар рольгә кереп, чын күңелдән артистларча уйнадылар. Рольләрдә Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары - Романов Ильмир, Минеева Надежда, Абдулова Мария, Нурхаметов Нәфис, Краснов Алексей, Гизатуллина Ильвина, Чернова Татьяна, Меньшов Альберт, Макарова Эльвина, Мартемьянов Вадим уйнадылар. Балаларга һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә үземнең рәхмәтемне белдерәм.