Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Выставка - обзор «Сезнең өчен, балалар, яңа китаплар!» («Для Вас, ребятишки, новые книжки»)

               Даими рәвештә, ел дәвамында китапханәбезгә балалар өчен дә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлек бар. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, мәсәлән кече яшьтәге нәни дусларыбыз өчен чыккан «Самолетлар һәм вертолетлар», Гамил Афзалның «Язбикә», Ленар Шәехнең  «Алдамыйм», А.Г.Дорофеевның  «Лесные сказки» дигән бик матур, эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәбездә көтеп калалар. Шул уңайдан китап укучы дусларыбыз белән яңа кайткан китапларга күзәтү ясадык.