Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Онлайн - күзәтү «Игътибар! Яңа китаплар»

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китап ул һәрберебезнең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала кечкенәдән үк йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәтләрен карый, аннары укырга өйрәнә. Шушы мизгелдән башлап китап безне озата бара. Безнең авыл китапханәсее дә китапларга бик бай. Китапханә - бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Зур-зур китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.

        Даими рәвештә ел дәвамында китапханәбезгә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында.Төрле яшьтәгеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, мәсәлән: Мәхмүт Хәсәновның «Сайланма әсәрләр»е,  Фоат Садриевның «Көлке көлә килә»,  Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен!», Харис Закирның «Чәч бөртеге» дигән хикәя-әсәрләре, Ренат Харисның «Өмет йолдызы», Лилия Гәрәеваның  «Серләремне айга сөйлим», Гөлчирә Ибәтуллинаның «Сагына бөдрә таллар... » дип исемләнгән шигъри китаплары, кече яшьтәге нәни дусларыбыз өчен чыккан «Самолетлар һәм вертолетлар”, Гамил Афзалның «Язбикә», Ленар Шәехнең  «Алдамыйм», А.Г.Дорофеевның  «Лесные сказки»” дигән бик матур, эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәбездә көтеп калалар.