«Библиотека – игротека» - подвижные игры для детей
Агымдагы елда китапханәдә “Библиомәктәп АБВГДЕЙКА” проекты эшли. Аның максаты балалар бакчасына йөрүче нәниләрне мәктәпкә әзерләү. Шул уңайдан нәниләр белән төрле чаралар уза. Чираттагы очрашу вакытында балаларбелән төрле хәрәкәтле уенар уйнадык. Ә уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.