Мәгълүмат сәгате «Дуслык нурлары»
Мәгълүмат сәгате «Дуслык нурлары».
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә!
«Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек» - В.Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер, чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Шул уңайдан китапханәдә балалар белән дуслык темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.