"Сарсаз базары"ннан күңелле мизгелләр
Күпләрегез хәтерлидер, нәкъ бер ел элек Сарсаз-Баграж мәдәният йорты каршында "Сарсаз базары" оештырылган иде. Быел ул тагын да киңәеп, Баграж җирлегенә кергән өч авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең уртак базарына әйләнде. 2021 ел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәебездә Туган як елы. Базарның төп темасы да шуңа бәйләнгән иде. Чара 50 елларда уздырылган театральләштерелгән базар күренеше белән башланып китте. Татар әбисе белән рус әбисе базарга әйбер алырга бара. Базар гөрләп тора, җаның ни тели, шул бар. Әнә бер почмакта айбагыр сатучы, прәннек сатучы, конфет, чикләвек, яшелчә сатучылар үзләренең товарларын мактыйлар. Ике әби барысы белән дә танышып, товар алалар. Шул арада күңелләрне җилкендереп биеп, такмак әйтешеп алырга да вакыт табалар. Алып баручылар сәхнәгә бер-бер артлы җирле шагыйрәләребез - Валентина Николаева, Клавдия Максимова, Татьяна Мироноваларны чакырдылар. Алар үзләренең туган ягыбызга багышланган берсеннән-берсе матур шигырьләрен тамашачыларыбызга бүләк иттеләр. Чарада төрле күргәзмәләр эшләде: Александр Биканов белән Андрей Кузьмин иҗаты буенча картиналар күргәзмәсе, бисер ясау остасы - Камилла Хрипунованың күргәзмәсе, "Керәшен халкым минем" дип аталган китап күргәзмәсе, гармуннардан торган күргәзмә, һ.б. лар бар иде. Чарада яшь талантыбыз - Алексей Краснов, кунакларыбыз - Татьяна Хәмидуллина, Наталья Тетерева, Чыбыклы егете - Рушад Гатауллин үзләренең матур җырларын килгән тамашачыларга бүләк иттеләр. Соңыннан халык базардан үзләренә кирәк товарларын алып, чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр дип таралаштылар.