Уен-фест «Бергәләп уйныйк»
Бүген, ягъни 27 август көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе райондагы китапханәчеләр арасында уза торган «Uen Fest» фестивалендә катнашты. Чара уенның нәрсә икәнен аңлату белән башланып китте. Уеннар – милләтебезнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Уеннар халыкның тел-сүз, шигъри иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Алай гына да түгел, поэтик иҗат күп уеннарның төп оештыручы өлеше булып тора. Байтак кына уеннар турыдан-туры сүз, шигърият кысаларында оешканнар. Димәк ки, уеннарның күбесе халкыбызның шигърият хәзинәсе һәм алар халыкның сүз сәнгатен өйрәнү өчен дә нигез була ала. Уеннарның күбесе – хәрәкәтле уеннар.
Тамашачылар белән бергәләп нинди уеннар бар икәнлеген барладык, сорауларга җавап эзләдек. Балалар һәм өлкәннәр белән «Ал кирәк, гөл кирәк» уены, йолаларыбыздан аулак өй күренешендә «Алтын балдак салышлы» уены һәм «Алтылы» биюн биеп күрсәттек. Халык рәхәтләнеп ял итте, яшьлекләрен искә төшерде.