Игра – викторина «Знай правила движения, как таблицу умножения»
27 июль көнне китапханәдә, балалар белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча уен-викторина үткәрдек. Балалар ике командага бүленеп төрле биремнәр буенча ярыштылар. Юл билгеләре буенча сорауларга җавап эзләделәр. Китаптан алган белемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдәге китапларны өйләренә яздырып алып кайтып киттеләр.