Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Беседа с читателями. «Туган телгә мәхәббәт» («С любовью к родному языку»)

Балалар китабы атналыгы уңаеннан китапханәдә «Туган телгә мәхәббәт» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Чараны китапханәче М.Г.Халикова үткәрде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Чарада укучылар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, мәкальнең дәвамын тап дип аталган конкурсларда катнаштылар. Укучылар биремнәрне бик теләп башкардылар.