Международный женский день. Вечер литературно-музыкальный «8 март бәйрәме»
7 март көнне Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «8 март бәйрәме» дип аталган концерт оештырылды. Концертта җыр-биюләр, мәзәкләр дә булды. Кичәне китапханәче Халикова Марина белән Абдулов Илья алып бардылар. Тамашачы рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке кәеф белән кайтып китте.