Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция «Китап бүләк итәм»

      Ә сез беләсезме, 14нче февраль Гашыйклар көне генә түгел, Халыкара китап бүләк итү көне дә икәнен? Әгәр «валентинка" урынына китап бүләк итсәң - икеләтә бәйрәм ясарсың кадерле кешеләреңә.
      Бәйрәмнең идеясе Америкада яшәүче Эмми Бродмурда туган. Аның малае «Ни өчен кешеләрнең бер-берсенә китап бүләк итү көннәре юк?» дип сораган. Хәзер әлеге инициативаны бөтен дөньяда хуплап алганнар.
      Әлеге дата 2012 нче елдан бирле бәйрәм ителә. Күптән түгел генә уздырыла башлавына карамастан, ул хәйран гына китап яратучыларны берләштерергә өлгергән.
Әгәр бер-берегезгә китап бүләк итсәгез, ничек шәп булыр иде! Китапның бит өр-яңа булуы да мөһим түгел. Төп максат – китапларга мәхәббәт уятуда. Җитмәсә, безнең киштәдә тузан җыеп яткан китап кемгәдер кызыклы, файдалы булырга мөмкин.
Әйдәгез, сез дә әлеге бәйрәмгә кушылыгыз.
         Шул уңайдан Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары укытучылары Т.П.Коронова белән бергә, китапханәгә экологиягә багышланган китаплар бүләк иттеләр. Бу китаплар белән алар башта үзләре танышты, кыскача эчтәлеген яздылар. Сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.