Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Сармаш-баш авылы филиал № 26 китапханә тарихы.


Сармаш-Баш авылында клуб һәм китап уку йорты 1934 –елларда ачыла,монда эшләргә Асылхуҗин Габделхакны билгелиләр.Китапханә бу вакытта мәзин өендә була.Китаплар бик аз,ләкин кызыксынып укырга теләүчеләр бик күп, китапларны кадерләп,саклап кына укыйлар.

1937-1939 нчы елларда уку йортында Камалиев Кыяметдин эшли.1939-1940 нчы елларда Маннанов Шарифҗан эшли.Бу вакытта клуб белән берлектә китап уку йорты авыл советы бинасында урнашкан була.1941 нче елларда Кашапова Саҗидә апа эшли башлый.

1948 нче елларда Атласова Тамара апа эшли. 1949 нчы елның 4 нче июленнән Шайдуллин Рәшит кабул итеп ала. Бу вакытта уку йортында йөзләп китап була.1950 нче елларда иске клуб бинасына капиталь ремонт үткәреп,авыл клубы итеп алалар,китапханә клуб каршында,ягъни клуб мөдире карамагында кала.1960 нчы елларда китап саны ике меңнән артып китә.1961 нче елларда Сармаш-Башта аерым китапханә ачыла.Китапханәдә күрше Чукмарлы авылы кызы Нәзирә апа эшли башлый.

1965-1967 нче елларда Галләмова Кифая апа эшли,бу вакытта китапханә иске мәчет бинасында була.

1967-1968 нче елларда китапханәдә Гильфанова Гөлия апа эшли,китаплар биш меңнән артып китә.

1968 нче елның август аеннан китапханәдә Гатауллина Фәимә апа эшли башлый.Китапханә икенче урынга күчерелә,мәчет сүтелә,икенче клуб җиткерелә.

1975-1977 нче елларда китапханәдә Ханнанова Розалия эшли.

1979-1982 нче елларда китапханәдә Хабибуллина Фәүзия эшли.

1982-1985 нче елларда Миннегулова Илзирә эшли.

1985-1987 нче елларда Альмиева Фәйрүзә эшли.

1987-1989 нчы елларда Миңнуллина Изалия эшли.

1989-1990 нчы елларда Хасаншина Фәния эшли.

1991-1992 нче елларда Арсланова Наилә эшли.

1992 нче елдан Ситдикова Изалия эшли башлый.Китапханә иске авыл советы бинасына урнашкан була.

1997-2000 нче елга кадәр Миңнуллина Лиюзә эшли.1999 нчы елда китапханәне иске мәктәп бинасына күчерәләр.Китапханәнең бер ягында мәчет.

2000 нче елдан китапханәдә Ситдикова Изалия эшли башлый.

2003 нче елда авыл китапханәсе мәктәп бинасына аерым класска күчерелә. Уңайлы,иркен,якты,җылы китапханә,китап укучылар өчен бик тә уңайлы.

Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән “Авыл клублары” программасы нигезендә,Сармаш-Баш авылында 2014-елның 14 августында күпфункцияле мәдәният учагы ачылды. Заман таләпләренә туры килә торган китапханә китап укучылар,вакытлы матбугат белән кызыксынучылар өчен бик тә уңайлы. Кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгән.Китапханәдә компьютер,принтер бар,интернетка тоташтырылган,шулай ук ксерокопия хезмәте күрсәтелә.Дөрес хәзер кмпьютер заманы,ә шулай да кулга китап тотып уку бөтен җанга рәхәтлек бирә. Китапханәче халыкка,яшьләргә,мәктәп укучыларына китап укытуның бөтен юлларын табып,һәр басманың үз укучысына барып җитүенә ирешергә бурычлы.Китапханәнең төп бурычларының берсе булып укучыларның зәвыгын өйрәнү,китапны,вакытлы матбугатны,башка төрле басма әсәрләрне халыкка тарату,халыкның укуга булган ихтыяҗын кәнәгатъләндерү.Дөньяга караш,рухи байлык,эстетик,әхлак тәрбияләре бары тик китап ,газета-журнал аша гына бирелә. Китап фондында 10655 китап бар,шуларның 6044 китап татар телендә.Китапханәгә 25 төрле газета-журналлар килә.Китапханә Сармаш-Баш,Кәдек,Федоровка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.Моннан тыш йөри алмаучы инвалидларга,тыл ветераннарына күчмә китапханә хезмәте күрсәтелә.Китап укучыларны китапханәгә тарту йөзеннән төрле чаралар:язучыларның юбилей,шигыръ,әдәби-музыкаль кичәләр,китап күргәзмәләре. мәктәп,клуб хезмәткәрләре белән берлектә үтә.