Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз,Аебыз, бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз

          Сармаш-Баш авыл китапханәсендә ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру; укучы– яшьләрдә аның иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән “Габдулла Тукайның тууына 130 ел”китап күргәзмәсе,мәктәп укучылары арасында  Г.Тукай әкиятләренә:”Тукай иҗаты рәсемнәрдә”- рәсем конкурсы игълан ителгән иде. 26.04 мәктәптә “Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз,Аебыз, бар  җиһанга  күренерлек  кадерле Тукаебыз”-әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде.Кичә ахырында укучылар ясаган  рәсемнәргә урыннар билгеләнде.