Чишмәләр иле син-Туган як
Сармаш-Баш авылы китапханәсендә китапханәчеләр семинары узды.
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Китапханәдә “Чишмәләр иле син-Туган як”экологик кичә үткәрелде.Кичәне Сармаш-Баш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” ансамбленә йөрүчеләр,авылдашыбыз,шагыйрь,композитор һәм галим Разим абый Вәлиуллинның:”Ике авыл-игез туган”җыры белән башлап җибәрде.
Авылыбызның искиткеч матур табигате,авыруга дәва була торган чишмәләре:”Ялантау чишмәсе”,”Салкын чишмә”,”Бурсык чишмәсе” һәм тагын бик күп чишмәләр турында сөйләп,сүзне укучыларга бирәбез.Укучылар “Тылсымлы чишмә”эзләп юлга чыгалар.Юлларында Убырлы карчык очрый.Убырлы карчык белән уртак тел табып юлларын дәвам итәләр һәм “Тылсымлы чишмә”не табалар.
Авылыбызның татлы сулы чишмәләре үзләренең көмеш чыңлаулары белән безне чакырып тора.Ләкин чишмәләр язмышы бүген безнең кулда.Бүгенге кичәбездә катнашкан барыгызны да,бу изге эшкә чакыру,өндәү,безнең изге ниятебез.