"Фоат Садриев иҗаты"
Сармашбаш авыл китапханәсендә 10 нчы март көнне язучы Фоат Садриевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Фоат Садриев ижаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдипнең «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Тургай», «Бәхетсезләр бәхете», «Көлке көлә килә», «Таң җиле» кебек повестьлары, «Тозлы бал», дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр. Фоат Садриев иҗаты белән танышырга китапханәбезгә рәхим итегез!