Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Тукайның әкиятләр һәм шигырьләр дөньясы"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулуга багышланган, Зәй Үзәк китапханәсе "Тукайнын әкиятләре һәм шигырьләре дөньясында" дигән конкурс игълан итте.Бүген Сармашбаш авыл китапханәсендә Тукайга багышланган фестиваль узды. Нәкъ менә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә - тирә дөньяны танып белә. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, әкиятләр, шигырьләр, табышмакларга җавап бирделәр, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт"шигырьләрен, "Сарык белән кәҗә", "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләренә сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Китапханәче шагыйрьнең иҗат биографиясенең иң якты сәхифәләре турында сөйләде, танылган авторның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.