"Якты моңнар иясе"
Китапханәдә Шәмсия Җиһангирова иҗаты буенча" Якты моңнар иясе" дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.
Шәмсия Җиһангированың китаплары укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә, композиторлар аның шигырьләренә матур җырлар яза . Аның иҗаты күңел матурлыгы һәм җылылык белән сугарылган. Шәмсия Җиһангирова-лирик күңелле һәм романтик рухлы шагыйрә.