«Әфганстан - безнең хәтердә»
15 февраль – сугышчы-интернационалистлар көне. 1989 елда Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгып китү уңаеннан, нәкъ менә шушы көн истәлекле дата санала.
Шул уңайдан китапханәдә «Әфганстан - безнең хәтердә» дигән батырлык сәгате узды.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
Әфганстанда авырлыклар күргән егетләребез истәлекләре белән уртаклашты.
Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!