Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган телем - газиз телем”

"Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Сармашбаш авыл китапханәсендә "Туган телем - газиз телем” дигән исем астында әдәби кичә узды. Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Разим Вәлиуллинның "Туган тел бәйрәме" шигырен сеңлесе Гильманова Кадрия Нагимовна сөйләде. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Кичә туган тел җыры белән тәмамланды.