«Холокост-буыннар хәтере»
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көнендә китапханәдә«Холокост-буыннар хәтере»дигән хәтер сәгате уздырылды.Китапханәче ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне турында тирән эчтәлекле мәгълумәт бирде. Хәтер сәгате барышында балалар икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр.