Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Ленинград блокадасы тормышы

Ленинград блокадасы
Ленинград блокадасы икенче Бөтендөнья сугышы тарихында аерым бер кара бит булып тора. Фашист илбасарлары шәһәрне чолганышта тотканда бары бер максат куя — аны тулысынча юк итәргә. 1941 елда дошман Ленинград шәһәрен илдән аерып ала һәм аның коры җир белән бәйләнешен тулысынча өзә. Бу блокада 871 көн дәвам итә. Ленинград белән Ладога күле һәм һава юллары аша гына бәйләнешкә керә алалар. 1941-42 елларда Кызыл Армия бик күптапкыр бу боҗраны өзәргә тырыша, әмма бары тик 1943 елның гыйнварында гына шәһәр дошман кулыннан азат ителә. Февральдә шәһәргә азык-төлек, кораллар белән беренче поезд юллана.
Ленинградны дошман чолгап алганнан соң, андагы кешеләрне эвакуацияләү башлана. Шулай да анда 2 миллион 887 кеше торып кала. Шуның 400 меңе – балалар. Азык-төлек һәм ягулык запаслары бик аз була. Август ахырында анда ЦК ВКП(б) һәм Дәүләт оборона комитетыннан шәһәрне саклауны ныгыту буенча комиссия килә. Шунда ук урындагы предприятиеләрне һәм халыкны тулысынча эвакуацияләү мәсьәләсе карала. Дәүләт оборона комитеты Ленинград фронтын корал белән тәэмин итү эшен Хәрби советка йөкли. ВКП(б)ның шәһәр комитеты Ленинградта барлык сәнәгать эшен көйләүне үз өстенә ала. Тәмугны хәтерләткән тормышта яшәгән ленинградлылар сугыш коралы җитештерү эшен дә җайга сала. Нәтиҗәдә, 1941 елның икенче яртысында Ленинградта 318 самолет, 713 танк, 480 бронялы машина, 6 бронялы поезд, 10 меңгә якын миномет һәм башка бик күп җиһазлар чыгарыла.
Шул ук вакытта Ладога күле аша урындагы халыкны эвакуацияләү дәвам итә һәм шул юл белән шәһәргә корал, ягулык, хәрбиләр китерелә. Ил белән бәйләнеш чикләнгәнлектән, ягулык материалларын һәм көнкүреш кирәк-ярагын шәһәргә китерү катлаулана, яшәү шартлары бик нык начарлана. Мәсәлән, 1941 елның декабрендә, шул елның июле белән чагыштырганда, электр энергиясен Ленинградка 7 тапкыр кимрәк бирәләр. Бик күп заводлар эшен туктата, троллейбус-трамвайлар йөрми, йортларга җылы бирелми башлый. 1942 елгы көчле салкыннар вакытында үзәктән җылы, су бирү системалары, канализация челтәрләре ватыла. Урындагы халык Нева, Фонтанка һәм башка елгаларга суга йөри башлый. Өйләрдә вакытлыча мичләр барлыкка килә. Агач биналарны утын өчен сүтә башлыйлар.
1941 елның көзендә шәһәрдә ачлык башлана... Шул елның декабрендә генә 53 мең кеше вафат булса, 1942 елның гыйнвар-февралендә 200 мең кеше ачлыктан бакыйлыкка күчә. Партия һәм совет органнары ленинградлыларның тормышын җиңеләйтү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Хәле бик авыр булганнарны дәваханәләргә салалар, дистрофия белән авыручылар өчен стационарлар булдырыла, сабыйларны балалар йортларына урнаштыралар. Комсомол оешмалары авыруларга, ачлыктан хәлсезләнгәннәргә төрлечә ярдәм күрсәтә.