Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

«Россия бөркетләре»

«Россия бөркетләре» сафына кабул итү.
Бүген 1 нче сыйныф укучысы Багауов Әмирне «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару һәм дәүләт флагларын каршылау белән башланды. Алга таба балалар «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. Тантанага чакырылган кунаклар, без, укучыларны «Россия бөркетләре» сафына кушылулары белән котладык