"Хезмәт төбе - хөрмәт"
Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә Федоровка авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Ласточкин Кузма абыйның 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга авыл җирлеге башлыгы Генадий Павлович, китапханәче Тәнзилә Садикова һәм мәдәният йорты директоры Наилә Арслановалар бардык.
Матур теләкләр юлладык, юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк иттек.