Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Тукайны бергәләп укыйбыз

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт ала.
Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер. Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, нәниләрне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Сармашбаш авылы китапханәсе дә акциягә кушылып "Тукаебыз белән данлы без" дигән исемдә әдәби сәгать уздырды. "Тукайны бергәләп укыйбыз " дигән китап күргәзмәсе ясалды. Чарада Тукайның берничә шигырен кычкырып укыдык. Китапханәче Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Арсланова Наилә Тукайның "Туган тел " шигырен яттан сөйләде.