"Һади Такташ поэзиясе"
Елыбызны татар халкының шагыйре, язучы, драматург Һади Такташның 125 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе белән башлап җибәрәбез. Сармашбаш авыл китапханәсендә
"Һади Такташ поэзиясе"дип аталган китап күргәзмәсе эшли, анда сез авторның тормыш юлы һәм иҗаты, шигырь җыентыклары, истәлекләр, мәкаләләр белән таныша аласыз.